logo
Муниципальное казенное учреждение
Отдел культуры муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

Режим и график работы:
с 09:00 до 18:00 часов.
Обеденный перерыв:
с 13:00 до 14:00 часов. Выходные дни: суббота и воскресенье

Остазыбызга чиксез рәхмәтлебез!

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии-бии остара.

Хореографлар көне бит

— Календареңне кара.

Белеп әйткән бу сүзләрне

Заман зыялылары.

Кечкенәләр теләп бии

– Сәхнәләрдә уйлары.

Биюнең сәнгать икәнен

Хореограф аңлата, Төрле биюләр өйрәтә,

Тамашачыны тарта.

Хореографларның бүген Һөнәри бәйрәмнәре,

Бездән теләк: чынга ашсын

Булган бар теләкләре!

Фәймә Зәйнуллина.

29 апрельдә билгеләнгән бию көне – безнең өчен дә зур бәйрәм һәм шушы шигъри юллар да нәкъ безнең остазыбыз хакында язылган кебек! Без моннан 6 ел элек Чакмагыш сәнгать мәктәбенә укырга килгәч тә Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева җитәкчелегендәге “Дуслык” фольклор хореография ансамбленә йөри башладык. Беренче көннән үк безнең зур сәхнәгә чыгу теләге белән янган, ниндидер могҗизалар көткән күңелләребезгә ачкыч таба алды. Ул безнең өчен икенче әниебез кебек: хәстәрчел, йомшак күңелле дә, шул ук вакытта таләпчән дә була белде. Без аны беренче көннәрдән үк аңларга өйрәндек. Аның сабырлыгына, нинди генә хәлдә дә тыныч булып кала алуына сокланып бетә алмыйбыз. Ул һәрберебезнең табигать тарафыннан бирелгән сәләтен ачарга, үстерергә тырышты. Без аның биюләрне һәм сәхнәләрдә чыгыш ясарга өйрәткәндәге педагоглык осталыгына гәҗәпләнәбез. Аның җитәкчелегендә әзерләнеп, нинди генә бәйгеләрдә катнашсак та, без һәрчак җиңүчеләр арасында булдык. Чөнки безнең укытучыбыз – тынгысыз йөрәкле, тырыш, уңган, үз һөнәренең чын остасы булган хореограф! Аның белән без илебезнең кайсы төбәкләрендәге сәхнәләрдә генә чыгыш ясамадык: Уфа, Казан, Кырым, Абхазия! Күпләребез бу шәһәрләрне, республикаларны беренчегә генә күрдек. Аларда үткән конкурсларда җиңеп кайтуларыбыз – һичшиксез, аның зур хезмәте! Быел инде без – сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары. Озакламый кулларыбызга бу мәктәпнең хореография бүлеген тәмамлавыбыз турындагы таныклыкларны алырбыз. Тик безнең биредә укыган, бию сәнгате серләрен үзләштергән еллар турындагы хәтирәләребез күңелләрдән һич китми, гомер буе сакланыр! Без яраткан укытучыбыз, остазыбыз Эльза Әхмәт кызын якынлашып килгән һөнәри бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа алдагы хезмәт елларында да барлык башлангычларында һәм эшендә уңышлар, аның педагоглык талантын тагын да яктырак итеп балкытырлык сәләтле укучыларының бик күп булуын, гаилә иминлеге, балалар шатлыгы, зур бәхетләр телибез. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә! Без нәкъ Сезнең җитәкчелектәге ансамбльгә йөреп, бию серләрен генә үзләштереп калмыйча, чын сәнгать матурлыгын күрә-бәһалый белергә, дуслык-татулыкка, бербөтен коллектив әгъзалары булырга өйрәнүебез өчен рәхмәтлебез һәм бездә шушы сыйфатларны тәрбияли алуыгыз өчен горурланабыз да. Сезнең: “Бии белгән кеше тормышта беркайчан да югалып калмый”, – дигән сүзләрегезнең шулкадәр дә дөрес, фәһемле икәнлеген инде әле үк аңлый башладык. Киләчәктә дә Сез биргән киңәшләр укуыбызда да, тормышыбызда да һәрвакыт ярдәм итеп торыр дип уйлыйбыз. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт Сезгә, Эльза Әхмәт кызы, без Сезнең алда зур хөрмәт белән баш иябез. Бу сүзләргә әти-әниләребез дә ихлас кушылып, безнең нәкъ менә Сез дә сәнгать серләрен үзләштергәнгә шат булуларын һәм ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Автор:“Дуслык” фольклор- хореография ансамбленең чыгарылыш составы укучылары.